Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә яшәүче Ивлевлар 5 мең төпкә якын помидор үсентесе үстерәләр
“Тетя Валя”ның помидор үсентеләрен район үзәгендә генә түгел, авылларда яшәүчеләр дә килеп ала.
(Чирмешән, 21 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә яшәүче Ивлевлар 5 мең төпкә якын помидор үсентесе үстерәләр. Аны район бакчачылары яхшы белә. “Тетя Валя”ның помидор үсентеләрен район үзәгендә генә түгел, авылларда яшәүчеләр дә килеп ала, дип яза җирле басма.
-Ульяновкадан берәүләр ел саен 1 мең төп помидор алып китәләр, - ди Валентина Константиновна. - Өйгә килеп алалар, кайберәүләр кыш уртасыннан ук сорап куя.
Ивлевлар үсентеләр үстерү белән 15 еллап элек шөгыльләнә башлаганнар. Төрле сортларны утырталар, шулай да “Бычье сердце”, “Москвичка”, “Негритенок” кебек сортларга өстенлек бирәләр. Сынап карау өчен, яңа сортлар да кайтарталар, әйтик, быел беренче тапкыр “Белый налив” дигәнне үстергәннәр.
-Кемгәдер иртә өлгерә торганы кирәк, башкасына тозларга. Халык нинди сортлар сорый, шундыйларны үстерергә тырышабыз, - ди һәвәскәр бакчачы. -Билгеле, үзең ясаган орлык ышанычлы да, яхшырак та була. Ләкин узган елны помидор уңмады, елы туры килмәде, орлыклар әзерләп куя алмадык, шуңа да быел орлыкны Самарадан заказ буенча кайтарттык. Миннән еш кына: “Помидорны кайчан утыртасыз, ничек тәрбиялисез?”- дип сорыйлар. Аерым рецептларым юк. Туфракны көздән әзерләп калдырабыз. Помидорны ел саен 8 марттан соң гына чәчәм. Иртә чәчсәң, буйга китә, хәлсезләнә генә. Су сибәбез, чүптән арындырабыз, минераль ашлама кулланганыбыз юк. Үзебезнең туфрак яхшы, черемәгә бай.
Ивлевлар кайбер сортларны өйдә үстерсәләр, башкаларны теплицага чәчәләр. Валентина Константиновнага бакча эшләрендә ире Николай Иванович нык булыша. Алар инде икесе дә күптәннән лаеклы ялда.
Хуҗаларның помидорларының бер өлеше тартмалар белән өйдән теплицага “күчкәннәр” дә. Туфракка утыртканы да тигез булып тезелешеп үсеп чыкканнар. Монда кыяр, кәбестә үсентеләре дә бар. Кыярны үзләре өчен үстерәләр, ә кәбестәнең артканын шулай ук саталар икән.
-Күпмерәк помидор үстерәсез, санап караганыгыз юкмы?- дим Валентина Константиновнага.
-Махсус санаганыбыз юк. Чама белән 4-5 мең төп, - ди ул.
Көннәр җылыткач, помидорны теплица янындагы ачык грунтка күчереп утырталар. Туфрак җылынсын өчен, ул урынны пленка белән ябып та куйганнар. Аннары әле помидорларның бер өлешен бакчага ук күчерәләр.
-Эше бик күп. Хезмәтегезнең файдасы бармы соң?
-Мәшәкате бар. Су сибәргә, туфрагын йомшартырга, чүптән арындырырга. Теплицаны да гел карап торырга кирәк, ишекләрен әле ачабыз, әле ябабыз, гел аяк өстендә. Керем бар, былтыр да шактый, 150 мең сум акча эшли алдык. Пенсиябез күп түгел, ярап куя, - ди Валя апа. – Аннан соң бит, без эшсез утырырга күнекмәгән, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк. Элек терлек тә асрадык, сыерыбыз да бар иде. Хәзер мал асрау авыр.
Хуҗалар үзләре өчен дә ел саен 200-300 төп помидор калдырганнар, дөрес, соңгы вакытта бераз азрак утыртабыз, диделәр. Хуҗабикә томатны тозлый, салатлар ясый, бер өлешен туганнарына, танышларына тарата. Ивлевларның бакчалары да әллә ни зур түгел, бер генә теплицалары тора. Әмма уңган кешеләр шул җирнең дә файдасын күрә беләләр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз