Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә яшәүче Илшат Лотфуллин инженерлар белән ярыша ала
Әле тугызынчы сыйныфка гына баручы мәктәп укучысының гади мотоблокны үз куллары белән ярымтрактор дәрәҗәсенә җиткерә алуына да таң калырлык.
(Чирмешән, 9 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәндә яшәүче Илшат Лотфуллин Егет күрше-күләннәрен үзе ясаган мини-байкта (моторлы велосипедта) йөреп шаккатырды. Әле тугызынчы сыйныфка гына баручы мәктәп укучысының гади мотоблокны үз куллары белән ярымтрактор дәрәҗәсенә җиткерә алуына да таң калырлык, дип яза җирле басма.
“Бу малайдан яхшы инженер чыгарга тиеш”, - диләр аны белүчеләр.
Өй яннарыннан үтеп йөргәнлектән, Илшатның хезмәт уңышлары ничектер гел күз алдында булды. Мәктәпкә кергәнче үк, бер карыйсың, ул велосипедына ниндидер арба әвәләп “йөк ташый”. Икенче көнне исә сәпидкә дә, арбага да үзгәрешләр кергән була: нәни конструктор гел нидән дә булса канәгать түгел. Бераз үсә төшкәч, яшь малай кулына бензопычкы тотып, йорт алларындагы утынны кисте. Ул да булмады, капка төбеннән триммер белән чүп үләннәрен чабып чыкты. Кыш җиткәч, мотоблок белән кар чистартты.
-Нишлисең инде тракторың белән?
-Бәрәңге төбен өям, алам. Аның өчен кирәкле җиһазларын әти белән ясадык. Күршеләргә дә, үзебезгә дә печән чаптым.
-Аны ясар өчен, тимер-томыр җыеп, сатып, акчасына 7 мең сумга Лифан дигән мотоблок двигателе алдым. Рамын үзем “варить иттем”. Байкны сынап карадым инде, йөри. Хәзер тормозларын, поворотникларын ясарга кирәк, рамасын да ныгытасы бар, - ди яшь кулибин.
-Кулың оста, ә мәктәптә ничек укыйсың, Илшат?
-Уртача. Өчлеләр дә бар. Кадетлар мәктәп-интернатында укыйм. Физиканы яратам, аңлыйм, химия ошый, алгебра - авыр, геометрия кызыграк. Технологиядән – бишле. Район олимпиадасында катнашып җиңдем, бәрәңге ала торган ясап күрсәткән идем. Алабугага да олимпиадага бардым.
-Боларны кем өйрәтә?
-Әти. Ул карап, сак эшләргә куша. Аның кебек мин дә тимер эшен яратам. Беренче класста эретеп-ябыштыру эшен башкардым. Технология дәресендә укытучы Рәфис абый Хөснетдинов та яхшы укыта.
-Көрәшкә дә йөрисең...
-7 нче ел була инде. Быел Базарлы Матакта узган районара ярышта үз авырлыгымда икенче урын алдым, грамота, медаль бирделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз