Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә яшәүче Федотовлар алдагы тормышның яхшыруына өметләнеп тавыш бирделәр
Күпчелек кеше алдан тавыш бирү көннәрендә үз фикерен белдергән.
(Чирмешән, 1 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Район үзәгендә яшәүче ирле-хатынлы Федотовлар Чирмешән лицеендагы тавыш бирү участогына иртәнге тугызларда килде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Йорт, бакча эшләренә чыкканчы эшне бетереп куйыйк, дигәннәр.
«Паспортлар белән килдек. Ишек төбеннән үк кулларны дезинфекцияләделәр, битлек, пирчәткә, ручка бирделәр», — ди 25 еллап район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшләгән Галина Григорьевна. — Элеккеге медик буларак, бүгенге коронавирус шартларында шундый саклану чараларын күрүләрен бик яхшы аңлыйм.
Бүген район үзәгендәге участокларда ыгы-зыгы юк. Күпчелек бу эшне алдан тавыш бирү көннәрендә башкарып куйган. Саклык максатында, килүчеләр паспортларын комиссия әгъзаларына күрсәтә генә, кабиналар да пәрдә белән капланмаган.
Үзгәрешләр гел яхшы якка гына булсын. Конституция безнең хокукларны яклый торган Төп Закон бит ул. Без бүгенге тормышыбыздан, һич тә кемгәдер ярарга тырышып әйтүем түгел, канәгать. Пенсияләребез яхшы. Тик яшьләргә эш юк, хезмәт хаклары әллә ни күп түгел. Дәүләт аларны яклау, эшле итү чараларын күрсен иде. Чирмешәнебез дә алга барсын. Мин шунда туып үстем, минем өчен шуннан да матур, яхшы җир юк сыман», — диде Галина Федотова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз