Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә яшәүче Федора Кудряшовага 101 яшь тула
Бүген әбинең 13 оныгы, 17 оныкчыгы һәм оныкчыкларының да 5 баласы бар.
(Чирмешән, 16 февраль,, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының иң өлкән кешесе Федора Кудряшова Иске Котыш авылында яши. Дөрес, аның яшәү буенча теркәлү урыны Түбән Камада. 100 яшьлек юбилеен да шул калада билгеләп үткәннәр, дип яза районның “Безнең Чирмешән” газетасы.
Ул Ульяновкада туып-үскән, Девичья Полянада тормышта булган.
Бүген, 22 февральдә, якташыбызга 101 яшь тула. Федора Гавриловна бүген кызы Анастасия Одушкина тәрбиясендә гомер итә. Икенче группа инвалид кызына да инде 71 яшь. Ульяновкада яшәүче кызына 78 яшь тула.
Бүген әбинең 13 оныгы, 17 оныкчыгы һәм оныкчыкларының да 5 баласы бар. Федора Гавриловна аларны туган көненә көтеп тора.
-Әни 33 яшендә тол калып, безне – өч кызын ялгызы үстерде. Әтиебез Бөек Ватан сугышы ветераны иде, ул 33 яшендә вафат булган, мин аны хәтерләмим, - ди Анастасия Григорьевна. -Әни 80 яшенә кадәр умарталар тотты, бәлки шуңа да озын гомерледер.
Федора Кудряшова әле өй эчендә үзе хәрәкәтләнә, мунчада да үзе юына. Бер дә буш торырга яратмый, оекбашлар, бияләйләр, ыргак белән япмалар бәйли, диелә район хәбәрендә.
-Әле дә умарталар карыйсым килә, аяклар гына авырта, - ди йөзъяшәр әби. - Авырлыкларны да күп күрдек, 14 яшемнән ат җигеп җир сукаладым, яшьли әтисез калдык, үземнең кызларым да әтисез үсте. Умарта тотып, бал сатып тормыш алып бардык. Умарта асрау серләренә авылдашларымны да өйрәттем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз