news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә яшәүче 62 яшьлек пенсионер ханым сөтнең бәясе очсыз булуына көенә

Бу йортта яшәүче ике хатын-кыз ике баш мөгезле эре терлек, ике кәҗә, дуңгызлар, утызлап куян, 35ләп каз, үрдәк бәпкәләре асрыйлар.

(Чирмешән, 7 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).  Чирмешән районы үзәгенең Октябрьская урамында яшәүче әниле-кызлы Сувороваларның йорт алдында печән әйләндергән вакытларына туры килдем. Сувороваларга печән күп кирәк. Элек кәҗә генә асрасалар, хәзер сыер сатып алганнар. Күптәнге хыялларын тормышка ашырырга, сыер, дөресрәге, таналар алышырга дәүләт ярдәм иткән. Бүген алар ике баш мөгезле эре терлек асрыйлар, дип яза район газетасы.

-Район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләренә, белгечләренә бик зур рәхмәт, терлек алу өчен кирәкле язуларны бик тиз ясадылар. Абзар төзергә дип кайтартылган 1900 данә керамзит блок та – алар ярдәме. Аның фундаменты бар инде, терлекләргә торак төзиячәкбез, - дип сүзгә кушылды Чирмешәндә Яшьләр ял итү үзәге директоры булып эшләүче Ирина Суворова.

Бу йортта яшәүче ике хатын-кыз ике баш мөгезле эре терлек, ике кәҗә (хуҗалар савым сыерына елына бер тапкыр бирелә торган 3 мең сум, савым кәҗәсенә – 1 мең сум күләмендә дәүләт субсидиясе ала), дуңгызлар, утызлап куян, 35ләп каз, үрдәк бәпкәләре асрыйлар.

-Бәпкәләр тәмам “алтын” быел, бер тәүлеклекне 280 сумга алдык, ә узган елда шул бәягә ике атналыкны алып була иде. Кыйммәт инде. Аны бит әле яшьләрен бик карап үстерәсе, исәйсеннәр өчен яхшы әүвәл боткалар ашатырга кирәк, алары да арзан түгел аның , - ди Ирина.

Суворовалар, башка сөт җитештерүчеләр кебек, сөтне сатып алу бәясенең түбән булуына көенәләр. Авыл кешесе хезмәтенең бәясе юк. Бүген сыер тотучы саткан бер литр сөтенә 25 сумлык бер буханка ипи ала алмый. Кибеттә бер литр сөт бәясе кимендә 40 сумнан башлана бит, югыйсә.

-Мордва очыннан, безнең Яуркадан көтүгә 40 лап баш мал йөри. Күп түгел инде бер карасаң. Шулай да уңган, мал тотучы гаиләләр шактый безнең урамда. Александр һәм Лидия Якуниннар, Иван һәм Татьяна Прутниковлар, Николай һәм Нина Степановлар бик булдыклы күршеләр. Печән әзерлиләр. Шулай кирәк тә, алма пеш, авызыма төш дип, йоклап ятсаң берни дә булмый, үзеңә тырышырга кирәк, - диләр Суворовалар.

-Элек тә терлек асрамыйча тормагансыздар? - дим Елена Петровнага.

-1977 дә кияүгә чыкканнан бирле, без гел терлек тоттык. Ирем, мәрхүм Александр колхозда шофер булып эшләде. Бер нәрсә дә җиңел бирелмәде, барын да хәләл көч белән таптык, балаларны шулай үстердек,- ди 62 яшьлек пенсионер.

Елена Петровна абзардагы Субботканы сөеп алды. 1 апрельдә, шимбә көнне туган яшь бозауларын шулай атыйлар икән. Бәпкә, куяннарны карап чыкканнан соң, Суворовалар тагын печән әйләндерә калдылар. Кояш булганда, аны җилләтеп, өеп куясы иде. Эш күп бу гаиләдә. Әнә Казанга эшкә киткән Володя янә Чирмешәнгә кайтмакчы икән. Ул иртән тагын печәнгә китәчәк, азык ташырга йортта “атлары” - арбалы мотоблоклары бар. 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100