news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә ярышларда 92 самбочы арасында ике кыз да бар иде

Оештыручылар әлеге турнирны Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлаганнар.

(Чирмешән, 16 апрель, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). 14 апрельдә, шимбә көнне, Чирмешәндә яшь самбочылар көрәште. Келәмдә республиканың район, шәһәрләреннән 7 команда спортчылары көч сынашты, дип яза җирле басма.

Оештыручылар әлеге турнирны Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлаганнар, ул Чирмешән муниципаль районы башлыгы призларына үтте. Анда Әлмәттән, Байлар Сабасыннан, Яр Чаллыдан, Нурлаттан, Чистайдан, Ютазыдан, Чирмешәннән 2003-2007 елгы малайлар, үсмерләр катнашты, араларында ике кыз да бар.

Район данын Чирмешән балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Степан Хачатрян, Лашман мәктәбеннән Рәфыйк Гатин самбочылары яклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot