Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә янгын сүндерүчеләр юл һәлакәтенә юлыккан кешеләрне коткарды
Чирмешән янгын сүндерүчеләре "иң яхшы команда” исеменә лаек булды.
(Чирмешән, 31 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә янгын сүндерүчеләр өйрәнүләр вакытында юл һәлакәтенә юлыккан кешеләрне коткарды. Бу турыда җирле басма яза.
”Чирмешәннең 135 нче янгын сүндерү часте командасы зона ярышларында авыл районнары арасында “Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләре үткәрүдә иң яхшы командасы” исеменә лаек булды.
Шәһәр командалары арасында Әлмәт коткаручылары беренче. Чирмешән районында оештырылган әлеге бәйгедә янгын – коткару хезмәтләренең 13 район вәкилләре катнашты.
"Бу ярышлар – өйрәнүләр юл-транспорт һәлакәтләрендә очраган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләрне практик яктан сынап карау максатыннан үткәрелә", - ди районның 135нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.
“Риваять” буенча юлда баручы автомобиль юл-транспорт һәлакәтенә юлыга, нәтиҗәдә транспорт салонында калган һәм зыян күргән машина йөртүчене һәм пассажирны кичекмәстән эвакуацияләү сорала. Дүрт кешедән торган команда моны тиз арада башкарырга бурычлы. Ярышлар шартлары буенча барысы да махсус киемнән, махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
Күнегүләр башкарганда, машинаның пыялалары ватыла, махсус кораллар ярдәме белән машина түбәсе, ишекләре алына. Шул вакытта машина эчендә кысылып калган “кешеләрне” яңа имгәнүләрдән сакларга, шунда ук беренче ярдәм күрсәтергә һәм транспорт чарасыннан читкә алып китәргә кирәк.
Көн салкын булуга карамастан, коткаручылар тирләп-пештеләр, әмма барысы да куелган бурычны уңышлы үтәделәр. Дөрес, кемдер бу эшне тизрәк һәм яхшырак башкарды, башкаларга җитезлек җитеп бетмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз