news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә янгын сүндерүчеләр көч сынашты

Беренче урынны чирмешәнлеләр алды.

Чирмешәндә янгын сүндерүчеләр көч сынашты
Марат Гомәров

(Чирмешән, 15 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Янгын сүндерүчеләр төтен эчендәге корылмада ярдәм сорап кычкырган “зыян күрүчене” тиз табып чыктылар. Чирмешән районында янгын сүндерүчеләр арасында узган республика ярышларының бер биреме әнә шундый иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгенең практик биремнәрендә иң әүвәл Питрәч районы вәкилләре шулай сыналды. Саклану чаралары, кирәкле эш кораллары, киемнәре тикшерелгәннән соң, коткаручылар чарага дип махсус төзелгән эче төтен тулы бинага кереп киттеләр. Ярдәм сорап “кычкырган” манекенны табып чыгып носилкага салдылар. Аннан янә кереп киттеләр: утны сүндерәсе бар. Шактый озак тордылар, нидер барып чыкмаган.

- Анда балалар, ир-атлар кычкыра, ярдәм сорыйлар - шундый эффект ясаганнар. Барысы да чын кебек. Бернәрсә күренми, төтен, фонарьның да әлләни файдасы юк. Лабиринтлар аша ятып диярлек узарга кирәк, бирем ансат түгел, - ди Питрәч районы командасының тирләп-пешкән вәкиле Николай Чернов.

Моннан кала да конкурсантларга шактый биремнәр әзерләнгән, аерым кабинетта аларның теоретик белемнәрен тикшерделәр.

Шулай итеп әлеге ярышлар бездә ике көн дәвам итте. Барлыгы 38 команда, 200ләп янгын сүндерүче катнашты. Аларны ярышлар алдыннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да сәламләп, ярышларда уңышлар теләде.

Бәйгедә исә уңыш хуҗаларга “елмайды“,  чирмешәнлеләр - җиңүче, сабалылар -икенче, Түбән Кама командасы өченче урын иясе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100