Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә ягу сезонына бүген үк әзерләнәләр
"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" предприятиесе район үзәгендәге өч котельныйга хезмәт күрсәтә.
(Чирмешән, 30 июль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесе район үзәгендәге өч котельныйга хезмәт күрсәтә. Бүген биредә ягу сезонына әзерлек тулы көченә бара, дип хәбәр итә район газетасы.
Район үзәк хастаханәсе котельныенда чираттагы төзекләндерү эшләре уздырылган, газ казаны, линия ягу сезонына әзер.
Үзәктәге котельныйда ремонт эшләре әле башланмаган, август кергәч, полиция бинасы янында җылылык трассасын алмаштырачаклар, бу максатларга 260 мең сум акча бүленгән. Аннан соң котельныйда чираттагы ремонт үткәреләчәк һәм опрессовка ясалачак.
– Блок-модульле котельныйда опрессовка озакка сузылмас. Быел биредә җылылык трассасының бер өлеше алмаштырылды, бу эшкә 150 мең сум акча тотылды, – ди предприятие җитәкчесе Айрат Шакиров. – Оешмаларга җылылык бирүче барлык котельныйларны да 15 августка әзерләп бетерү бурычы куйдык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз