news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә Яңа ел чыршыларын иң яхшы бизәүчеләрне ачыкладылар

Бәйгедә беренче урынны яулаган Ульяновка авыл җирлеге беренче дәрәҗә Диплом һәм 20 мең сум сертификат белән бүләкләнде.

(Чирмешән, 3 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәү бәйгесендә быел беренче урынны яулаган Ульяновка авыл җирлеге беренче дәрәҗә Диплом һәм 20 мең сум сертификат белән бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әккәрәй авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе коллективлары да быел нык тырышканнар, алар да беренче, шуңа күрә үзләренә 15 мең сум акчага сертификат бирелде.

Авыл җирлекләре арасында Яңа ел мәйданчыкларын иң яхшы бизәүчеләр: Иске Үтәмеш, Югары Кәминкә, Иске Кади авыл җирлекләре дә җиңүчеләр арасында, аларга 2 нче дәрәҗә Дипломнар һәм 10 ар мең сумга сертификатлар тапшырылды.

“Чишмәкәй” бакчасы территориясендә 46 кар сыннары ясалган. “Ландыш” бакчасы Чирмешәннең Амур ягының “йөзек кашы” дип була, аның гирляндалары ерактан ук күренеп тора. Ә инде “Ромашка” бакчасының “Кышкы бакчасы” теләсә кемне таң калдырырлык.

Әлеге оешмалардан, “Ландыш” һәм “Әкият”балалар бакчалары, “Чирмешән автотранспорт предприятиесе”, “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” җәмгыяте шулай ук Дипломнарга һәм 7 шәр мең сумлык сертификатларга ия булдылар.

Чумачка, Девичья Поляна, Мордва Афонькәсе мәдәният йортлары, Иске Котыш, Ульяновка мәктәпләре коллективларына 5 әр мең сум сертификат бирелде.
Болардан тыш Яңа елга җәмәгать урыннарын бизәүдә актив катнашкан учреждениеләр дә бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot