Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә Яңа ел чыршыларын иң яхшы бизәү бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде
Ульяновка авыл җирлеге район бәйгесе җиңүчесе итеп танылды.
(Чирмешән, 8 гыйнвар ,"Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәү бәйгесендә быел беренче урынны яулаган Ульяновка авыл җирлеге беренче дәрәҗә Диплом һәм 20 мең сум сертификат белән бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әккәрәй авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе коллективлары да быел нык тырышканнар, аларда беренче, шуңа күрә үзләренә 15 мең сум акчага сертификат бирелде.
Авыл җирлекләре арасында Яңа ел мәйданчыкларын иң яхшы бизәүчеләр: Иске Үтәмеш, Югары Кәминкә, Иске Кади авыл җирлекләре дә җиңүчеләр арасында, аларга 2 нче дәрәҗә Дипломнар һәм унар мең сумга сертификатлар тапшырылды.
Территорияләрен һәм мәйданчыкларын иң яхшы бизәүчеләр: Беренче дәрәҗә Диплом белән Ульяновка авыл җирлеге, Әккәрәй мәдәният йорты һәм китапханәсе бүләкләнде.
Район үзәген яңа елга әзерләүдә актив катнашкан: 1 нче Чирмешән, 2 нче Чирмешән мәктәпләренә, Чирмешән лицеена, кадетлар мәктәп – интернатына 5 әр мең сумга сертификатлар тапшырылды.
Яңа ел мәйданчыкларын бизәүдә актив катнашкан өчен, “Татавтодор” җәмгыятенең “Чирмешән” участогы, ЮХИДИ бүлекчәсе, күпфункцияле үзәк, мәгариф бүлеге, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, финанс-бюджет палатасы, "Кәрван-сарай” сәүдә үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, “Шатлык” сәүдә йорты, 1нче суд участогы, “Энерготехсервис” җәмгыяте муниципаль районы башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле әйберләрбелән бүләкләнделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз