Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә йөзү буенча районара ярышларда төп кубок Җәлил бистәсенә китте
Яңа Чишмә һәм Нурлат районнары спортчылары икенче һәм өченче урыннарны били.
(Чирмешән, 11 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы Лашман урта мәктәбе бассейнында узган йөзү буенча районара ярышларда төп кубок Җәлил бистәсенә китте. Яңа Чишмә һәм Нурлат районнары спортчылары икенче һәм өченче урыннарда, чирмешәнлеләр - дүртенче урын ияләре.
Традициягә кергән әлеге ярышларда шулай ук Әлки һәм Алексеевск районнары йөзүчеләре дә катнашып, барлыгы 120дән күбрәк укучы көч сынашты.
Анда безнең район данын Лашман, Туймәт һәм Иске Элмәле мәктәпләре укучылары якладылар.
-Соңгы елларда республикада спортка игътибар артты. Хәзер район үзәкләрендә генә түгел, авылларда да спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп, - диде спортчыларны сәламләп, Чирмешән районының беренче башлыгы, Лашман авылында туып-үскән Минсәгыйть Шакиров.- Билгеле, барыгыз да киләчәктә профессиональ спортчы булмассыз, ләкин спорт ул физик яктан гына түгел, рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен ныгыта, тәртипкә өйрәтә, үз-үзеңә ышанычны арттыра.
Сүз уңаеннан, бүгенге бәйге Минсәгыйть Закир улы призларына узды.
Ярышларда төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар төрле дистанцияләрдә һәм төрле стильләр белән йөзеп көч сынаштылар. Бәйгенең беренче минутларыннан ук бассейн шау-гөр килде. Командалар, җанатарлар үзләренең йөзүчеләре өчен көч биреп тордылар.
-Монда оныгым Ләйсән катнаша. Ике елдан бирле алып килеп күрсәтегез дидем, менә быел насыйп булды, -ди Лашманда яшәүче 85 яшьлек Сания апа Хәсәншина. – Көч бирә-бирә, хәлем дә бетеп китте бугай. Мин үзем дә яшь чакта яхшы йөзә идем. Сыер савучы булып эшләдем, эшне бетергәч, кызлар белән буа аша узышып йөзеп чыга идек. Йөзә белү – зур бәхет ул.
Бүгенге ярышлардан әбинең оныгы буш кул китмәде: Ләйсән Хәсәншина бронза медаль белән бүләкләнде. Аның белән бергә эстафетада катнашкан Камилла Ким, Әдилә Вафина, Диләрә Гатиналар да медальле булдылар. Алсу Кашапова һәм Айдина Ихсанова да - призерлар, алар өченче урынга чыктылар. Алинә Михманова - икенче урын иясе, дип яза җирле басма.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз