news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, кабат руль артына утырганнар

Аларга җәзаны суд чыгарачак.

(Чирмешән, 31 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Гыйнвар аенда гына да Чирмешән районы территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче җиде машина йөртүче ачыкланган, шуларның өчесе йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, кабат руль артына утырганнар, алай гына да түгел - өчесе дә исерек булган.

Чирмешәндә эшләп йөрүче Чистай кешесе үзе исерек булгач, машинасы белән идарә итүне иптәшенә тапшырган, ә анысы, шул ук хәлдә руль артына утыра. Өстәвенә, аның әле күптән түгел генә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәне ачыклана. Хәзер инде суд аңа карата катгыйрак чара күрәчәк, иптәшенә дә, машина белән идарә итүне башка кешегә тапшырган өчен, җавап бирергә туры киләчәк.

Юл хәрәкәте инспекторлары шушы көннәрдә Кызыл Яр бистәсендә руль артына эчкән  һәм йөртү таныклыгы булмаган килеш утырган тагын бер машина йөртүчене тоткарлыйлар. Ул да транспорт чарасы белән идарә итүдән мәхрүм ителгән булган, ләкин төнге 12ләр тирәсендә чирмешәнле бу хакта уйлап тормаган, эчкән килеш руль артына утырып юлга чыккан.

-Ике очракта да әлеге кешеләргә карата җинаять җаваплылыгы каралган, аларга җәзаны суд чыгарачак, - диләр ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100