news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә волейбол буенча чемпионат җиңүчесен 15 мең сум премия көтә

Оешмалар, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район чемпионаты старт ала. Ул ноябрьдә башланып, февраль аенда тәмамланырга тиеш.

(Чирмешән, 29 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән"). Оешмалар, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында волейбол буенча  Чирмешән районы чемпионаты старт ала. Ул ноябрьдә башланып, февраль аенда тәмамланырга тиеш, дип яза җирел басма.

Зур бәйгедә ир-егетләр арасында көч сынашачак командалар исемлеге мәгълүм инде. Анда район үзәгеннән - 17, авыл җирлекләреннән 19 команда ярыша. Алар ике төркемгә бүленеп туп куачак.

-Чемпионатның положениесе нигезендә, командалар составы 12 кешегә кадәр рөхсәт ителә. Катнашучыларның яшьләре 18дән ким булмаска тиеш, - ди районның яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек начальнигы урынбасары Радик Мөхәммәтшин. -Командада ике “легионер” (районда пропискасы булган һәм монда даими яшәүче һәм эшләүче) уйнарга хокуклы. Чемпионат ике этапта уза: беренчесендә волейболчылар үз төркемнәрендә - “круг буенча”, икенчесендә – плей-оффта, төшеп калуга уйный.

Ярышлар Чирмешәндә лицей һәм 1нче мәктәп, физкультура-савыктыру комплексы спорт залларында һәм район мәктәпләре спорт залларында узачак. Тәүге уеннар 8 ноябрьгә билгеләнгән. Хатын-кызлар командалары ярышларны декабрь аенда башлый.

-Җиңүче командалар акчалата бүләкләнәчәк, беренче урын алучыга – 15 мең сум, икенче калучыларга – 10 мең, өченче урынга 5 мең сум акчалата бүләк каралган, - дип өстәде Радик Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100