news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә ВИЧ-инфекцияле 27 кеше исәптә тора

ВИЧ йоктыручыларның күбесе 30-50 яшьтәге эшкә сәләтле кешеләр, араларында хатын-кызлар күбрәк.

(Чирмешән, 20 май, "Татар-информ","Безнең Чирмешән"). Чирмешән районы үзәк хастаханәсендә ВИЧ- инфекция белән авыручы 27 кеше исәптә тора.

Һәр ел саен май аеның өченче якшәмбесен барлык дөнья халкы СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтә. Быел ул 19 майга туры килә. Шул уңайдан республикада 14 майдан 19 майга кадәр "Тукта ВИЧ/СПИД” исемле акция узачак.

ВИЧ йоктыручыларның күбесе 30-50 яшьтәге эшкә сәләтле кешеләр, араларында хатын-кызлар күбрәк.

Быелның 1 декабренә алынган мәгълүматлар буенча Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 24 мең 131 кеше санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot