news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә ведомствоара комиссия утырышына бурычлы шәхси эшмәкәрләр чакырылган

Комиссия эше нәтиҗәләре буенча бер атна эчендә 480 мең сум салым бурычы түләтелгән.

(Чирмешән, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Евгений Ромин). Республика һәм район бюджетына салым бурычларын бетерү буенча прокуратурада узган ведомствоара комиссия утырышына бурычлары булган 30дан артык оешма җитәкчесе һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде, дип яза җирле басма.

Утырышта физик затлар кеременә салымнарга аерым игътибар бирелде, чөнки предприятиеләр үз хезмәткәрләре өчен НДФЛ салымы түлиләр һәм салым агенты булып торалар. 1 сентябрьгә салымнар буенча булган 5,5 миллион бурычның 2 миллионын физик затлар кеременә салым тәшкил итә.


Комиссия эше нәтиҗәләре буенча бер атна эчендә 480 мең сум салым бурычы түләтелгән. Мондый утырышлар район прокуратурасында атна саен үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100