news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Ватан сакчылары хәрби һөнәр турында сөйләштеләр

Чирмешәндә узган “Ватанны саклау дигән һөнәр бар!” исемле чарада Рәмис үзенең уку йорты турында горурланып сөйләде.

(Чирмешән, 13 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә Ватан сакчылары очрашты, дип яза җирле басма.

Утыз Имән авылы егете Рәмис Төхфәтуллин Казан танк училищесының беренче курсында белем ала. Чирмешәндә узган “Ватанны саклау дигән һөнәр бар!” исемле чарада Рәмис үзенең уку йорты турында горурланып сөйләде.

-Дөресен әйтим, укырга җиңел түгел, ләкин яхшы укысаң, дисциплина һәм спорт белән “дус” булсаң, бернинди дә авырлыгы юк, - ди ул. - Мин бу һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмим.

Балалар сәнгать мәктәбендә үзган очрашуда районның өлкән класс укучылары, югары хәрби уку йортларында укучы курсантлар һәм республиканың төрле районнарындагы кадетлар мәктәпләре директорлары да катнашты.

Бүген берничә чирмешәнле хәрби һөнәр үзләштерә. Иске Үтәмеш егете Нариман Сваровский Рязань шәһәрендәге югары һава –десант училищесында укый. Чирмешән егете Константин Малешин – Казан югары хәрби команда училищесы, Чирмешәннән Сергей Бодрягин һәм Сосновкадан Виктор Иванов - Стратегик ракета гаскәрләре академиясенең Серпухов филиалы курсантлары.

-Минем кечкенәдән үк Мәскәүдә Кызыл мәйданда була торган парадта катнашу хыялым бар иде, ул тормышка ашты. Ике ел рәттән, Җиңү Көнендә Кызыл мәйданнан уздым, - ди Виктор Иванов. – Гомумән, хәрби һөнәре-җаваплы һәм мактаулы. Бүген алар өчен бөтен шартлар тудырыла, төрле мөмкинлекләр бар. Хәрби хезмәткәр булу - иң абруйлы һөнәрләрнең берсе дип саныйм. Билгеле, теләк кенә аз монда, югары хәрби уку йортларына иң сәламәт, нык, тәртипле һәм яхшы белем алган егетләр генә керә ала.
Чараның тагын бер кунагы - Сосновка егете Георгий Владимиров контракт буенча хезмәт итә, бу көннәрдә ялга кайткан.

-Мин әлегә булачак һөнәремне сайламадым, - ди ул.- Ләкин армиядә ошый. Бүген анда элеккеге кебек проблемалар юк. Яхшы ашаталар, ай саен хезмәт хакы алабыз, елына ике тапкыр ялга кайтабыз.

Георгийның бертуган абыйсы Иван да контракт буенча Таҗикстанда хезмәт итә икән.

Очрашуга хөрмәтле кунак, Чистай районында туып-үскән Россия Герое Алексей Кораблев та килгән.

Армиягә киткәндә, билгеле, гап-гади авыл егете Россия Герое булып кайтырмын дип һич уйламагандыр. 1999нчы елны ул үз подразделениесе составында Чечня республикасына җибәрелә. 15 гыйнварда танк полкының мотоукчы взводы разведка төркеме белән төп көчләрдән аерылып кала һәм боевиклар чолганышына эләгә. Берничә сәгать буе алар законсыз көчләргә каршы сугыш алып баралар. Патроннар бетә башлагач, командир чигенергә боера. Кораблев иптәшләренең чигенүен пулемет белән каплап торыр өчен берүзе кала. Караңгы төшкәч, ул да үзенекеләр янына юл тота. Шул вакытта разведка төркеменнән авыр яралы иптәшен таба һәм аны, күтәреп, чолганыштан алып чыга.

Алексей бик тыйнак егет булып чыкты. Үзе турында сөйләргә яратмый. “Минем ике бабаем да Ватан сугышында һәлак булганнар. Үзем хәрби һөнәрен сайламасам да, формадагы кешеләргә һәрвакыт зур ихтирам белән карадым. Мин бүген зур хөрмәт белән Герой Йолдызын тагып йөрим, әмма ул минеке генә түгел, минем белән хезмәт иткән барлык иптәшләремнеке дә”, - ди ул.

Алексей Кораблев турында бүгенге кичәне оештыручы Нариман Сваровский сәхнәгә чыгып сөйләп бирде.

Залда утыручыларны Үзәк хәрби округ хәрби инспекторы, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Дмитрий Палаткин да сәламләделәр, диелгән район хәбәрендә.


-– Офицерлар – иң ихтирамга лаек кешеләр, – дип ассызыклады үз чыгышында Анатолий Петрович. – Әлеге һөнәр намуслылык, батырлык, Ватанга тугрылык кебек иң яхшы сыйфатларны үзенә туплаган. Бүген бер хәрби дә эшсез калмый. Армиядә заманча технологияләр кергән саен, белемле хәрбиләргә сорау арта.
Хәрби югары уку йортларына 17-23 яшьлек егет-кызлар алына. Укырга теләге булган кеше комиссариатка килеп, үзенең кайсы юнәлештә белем алырга теләве турында белдерергә тиеш. Биредә аңа медицина күзәтүе үткәрелә. Сәламәтлеге ягыннан яраклы дип табылган кеше БДИ нәтиҗәләре һәм уку йортына кергәндә физик нормативлар күрсәткече, психологик тикшерүләр нәтиҗәсе буенча укырга алына. Бер елдан соң студент белән хәрби хезмәтне контракт нигезендә үтү турында килешү төзелә. Уку йортын тәмамлагач, махсус билгеләнеш буенча офицер сыйфатында хәрби хезмәт үтәргә тиеш. Укырга керүчеләргә беренче елда айга - 2, ә соңрак 15 мең сумга кадәр стипендия түләнә.
Балалар сәнгать мәктәбендә узган бу чарада Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары чыгыш ясады. Нәкъ бүген шушы мәктәп базасында бөтен республикадан килгән кадетлар мәктәпләре директорларының зур киңәшмәсе узды. Кунаклар өчен мәктәп-интернат буенча экскурсия оештырдылар, ачык дәрес күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100