Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә узган ярминкәдә халыкка кәбестә җитмәгән
Кәбестәнең килосы 15 сумнан сатылган.
(Чирмешән, 8 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә узган ярминкәдә кәбестә җитми дә калган. Килосы кыйбатрак, 15 сум булса да, аны чират торып, бик тиз алып бетерделәр, дип яза җирле басма.
Ярминкәдә алма бик күп иде, килосын 40-70 сумнан саттылар. Самарада үскән бу җимеш үсентеләре, балан, гөмбә, бәрәңге, миләш, кавын һәм карбыз, бал һәм балык та саттылар.
Биш-алты айлык һәм зуррак бозауларга бәя 27 мең сумнан башлана. Узган атнада кыш чыгарлык кечерәк бозау эзләп килгән 82 яшьлек Мөхтәсим бабай Мөхәммәтшинның заказын үтәгәннәр. Бер бозау Керкәлегә китте, анысын Илсур Билалов алды. “Азык бар, карарга иренмибез“, - ди ул.
Кара Чишмәдән берсен 1500-1700 сумга каз түшкәләре, килосын 290-320 сумга сыер ите тәкъдим иттеләр.
Ярминкәдә ашлык, тере казлар гына булмады, ә кирәксенүчеләр бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз