news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә узган спартакиада кубогы Әлмәт районына китте

Чирмешәннең физкультура-сәламәтләндерү комплексында мөселман яшьләре арасында узган спартакиадада Елховой авылы командасы беренче урынны яулады.

(Чирмешән, 12 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәннең физкультура-сәламәтләндерү комплексында мөселман яшьләре арасында узган спартакиадада Елховой авылы командасы беренче урынны яулады, Чирмешән һәм Кармыш спортчылары икенче һәм өченче урыннарда, дип яза җирле басма.

Җиде командадан 80кә якын кеше өстәл теннисы, турникта тартылу, мини-футбол, аркан тарту буенча һәм эстафетада көч сынаштылар.

Өстәл теннисы буенча Чирмешән лицее укучысы Рәзил Дәүләтшинга тиңнәр булмады, ул беренче урында. Турникта тартылу буенча Елховой егете Ислам Фәсхетдинов җиңде. Мини-футболны Чирмешән егетләре оста уйнадылар, көндәшләрен отып, гомумкоманда исәбенә очко китерделәр. Аркан тартуда Елховой командасы, җиңел атлетика буенча эстафетада Түбән Кәминкә спортчылары беренчеләр.

Кармыш, Бәркәтә, Туймәт командалары да уңышлы чыгыш ясадылар, призлы урыннар яуладылар.

Җиңүчеләргә Кубоклар, Дипломнар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot