news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә узган ел иллегә якын ана беренче һәм өченче балаларына өстәмә акча алган

Былтыр районда беренче балага бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум акчаны - 38, өченче балага тиеш булган 100 мең сумны 10 гаилә алган.

Чирмешәндә узган ел иллегә якын ана беренче һәм өченче балаларына өстәмә акча алган
архив tatar-inform

(Чирмешән, 23 гыйнвар, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә узган елда 48 ана беренче һәм өченче балаларына өстәмә акча алган. Былтыр районда беренче балага бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум акчаны - 38, өченче балага тиеш булган 100 мең сумны 10 гаилә алган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала. Бу түләүләрне авылда кимендә 3 ел яшәгән һәм Россия Федерациясе гражданины булган хатын-кызларга гына бирәләр.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре шуны да искәртәләр, хатын-кыз ана хокукыннан мәхрүм ителгән, яисә ана хокукларында чикләнгән, бала тулысынча дәүләт карамагында булган очракта әлеге түләүләр бирелми, ләкин бу акчаны әтисе яки опекуны алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100