news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә узган “Автоледи” бәйгесе җиңүчесе полициядә эшли

Алинә Евдокимовага август ахырында Казанда узачак республикакүләм бәйгедә дә үз осталыгын күрсәтергә туры киләчәк.

Чирмешәндә узган “Автоледи” бәйгесе җиңүчесе полициядә эшли
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 29 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә узган “Автоледи” бәйгесендә  Алинә Евдокимовага җиңгән. Җиңүче полиция бүлекчәсендә кинолог вазифасын башкара, җиде ел руль артында йөри икән.Ул август ахырында Казанда узачак республикакүләм бәйгедә дә үз осталыгын күрсәтәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Соңгы вакытта районда да машина йөртүче хатын-кызлар саны шактый артты. Әмма "Автоханым" бәйгесендә катнашырга теләүчеләр генә аз. Быел әлеге ярышларда җиде кеше көч сынашкан.

- "Автоханым"да өченче тапкыр катнашам, - ди 10 ел машина йөртүче стажы булган Миләүшә Галимова. - Минем өчен ул бик яхшы: юлда йөрү кагыйдәләрен кабат искә төшерәсең, үзеңне башкалар белән чагыштырасың. Бер елны республика бәйгесенә дә бардым. Руль артына һәр эшкә дә өлгерергә тырышу, авылга кайту, туганнар янына бару, вакытны янга калдыру уе белән машина йөртү таныклыгы алып утырган идем.

Бәйгедә катнашучыларга юлда йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны компьютерда тапшырырга һәм фигуралы дистанция узарга кирәк иде.

- Бүген машинасыз яшәүне күз алдына китерү дә авыр, - ди бәйгедә өченче урынны яулаган Лилия Мортазина. - Хәзер инде автомобиль байлык билгесе түгел, тормышны уңайлы итү чарасы. Дөресен әйткәндә, машинада йөрергә бик яратам. Бүгенге ярыш та ошады, үземне сынап карадым.

Әлеге бәйгедә Эльвира Барабашкина икенче дәрәҗә кубокка ия булды. Конкурста һәр катнашучыга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100