news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Утыз Имәнинең тууына 260 ел тулуга багышланган чара узды

Имәни премиясенә лаек булган авылдашлары белән дә таныштылар

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Якташыбыз шагыйрь, галим Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына быел 260 ел тулды. Шушы олуг затны искә алып, Чирмешән районының Бәркәтә авылы китапханәсендә күргәзмә-портрет ясадылар.Чарага чакырылган балалар белән әдипнең иҗаты хакында әңгәмә корды, әсәрләрен укыды. Бу көнне китапханә кунаклары Утыз Имәни исемендәге премиягә лаек булган авылдашлары белән дә таныштылар. Каникулга кайткан шәһәр балалары да авылныкылар белән беррәттән татарча шигырь укыды, дип хәбәр итә районның “Безнең Чирмешән” газетасы.

Мәгълүм булганча, татар шагыйре, фикер иясе Габдерәхим Утыз Имәни 1754 елда хәзерге Татарстанның Чирмешән районы Яңа Кади авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе, Госман бине Сәрмәки, чыгышы белән хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылы кешесе, ә әнисе (кайбер мәгълүматларга караганда, аның исеме Гафифә булган) Утыз Имән авылы кызы булып, өйләнешкәннән соң алар Тимәш авылында яши башлаган. Ләкин Габдерәхим туганчы ук Госман үлеп китеп, ярдәмчесез калган яшь хатын янәдән үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайта. Һәм шунда, әтисе йортында, бала таба. Берничә елдан соң, ул үзе дә дөнья куя. Шулай итеп, Габдерәхим, сабый чагында ук, ата-анадан ятим калып, туган тиешле бер җиңгәсе кулында тәрбияләнә.

Вильдан мулла мәдрәсәсенә йөри. Оренбург Каргалысына китә, анда Вәлид бине Мөхәммәд әл-Әмин мәдрәсәсендә белем ала.
1788 елда, гаилә белән, Урта Азия шәһәрләренә гыйлем өстәргә чыгып китә.

1898 елда Кашшафетдин әс-Сөлеки шагыйрьнең шигырьләрен туплап, Казанда Кәримовлар матбагасында “Китабы мөһиммәт әз-заман” дигән җыентык чыгарганлыгы билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100