Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә укытучыларны бүләкләделәр
Лашман урта мәктәбенең технология укытучысы Камил Мәслахов Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен” билгесенә ия булды.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Укытучылар көне уңаеннан, Чирмешәндә укытучыларны бүләкләделәр.
Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында җыелган педагоглар арасында чәчләренә чал кергән хезмәт ветераннары да, яңа гына дәрес бирә башлаган яшь белгечләр дә бар иде.
Якын көннәрдә 80 яшен тутырачак Антонина Колоколова гомеренең яртысыннан артыгын мәктәпкә, балаларга багышлаган. "Кечкенә чагымда ук әти: “Минем кызым укытучы була”, - дия иде. - ди Антонина Николаевна. - Шул сүзләре күңелемә кереп калды, башка һөнәр турында уйламадым да, мәктәпне тәмамлаган елны ук балалар укыта башладым. Читтән торып институт бетердем. 40 елдан артык мәктәптә эшләп, бер минутка да бу һөнәрне сайлаганга үкенмәдем".
Бүгенге бәйрәмдә Антонина Николаевнага һәм шулай ук озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куеп ялга чыккан башка ветераннарга да бүләкләр тапшырдылар.
Һөнәри эшчәнлекләрендә зур нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар да тантанада лаеклы бүләкләр алдылар. Лашман урта мәктәбенең технология укытучысы Камил Мәслахов республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен” күкрәк билгесенә ия булды.
Яңа Элмәле мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Захарова, Иске Кади мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Рәмзия Мотыйгуллина, Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Котбиева, Иске Үтәмеш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Равия Назыйрова һәм башлангыч класслар укытучысы Фәридә Минголова Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмдә балалар бакчаларында хезмәт куючы тәрбиячеләр адресына да җылы сүзләр яңгырады. Чирмешәннән “Ландыш” балалар бакчасы тәрбиячесе Флера Гарифуллина, “Каенкай” бакчасы логопеды Ләйсән Шарапова һәм Лагеркадан “Кояшкай” бакчасы тәрбиячесе Елена Майорова мәгариф бүлеге Грамоталарына ия булдылар.
Гомумән, бүләкләрне кызганмадылар мөгаллимнәргә. Чарада ихлас теләкләр дә мулдан иде. Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре районыбыз үзешчәннәре һәм балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар чыгышы белән үрелеп барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз