Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә туып-үскән язучыларны һәм шагыйрләрне очрашуга чакырдылар
Районда “Туган як – минем моң чишмәсе” дип аталган әдәби – музыкаль кичә узды.
(Чирмешән, 4 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә туып-үскән язучыларны һәм шагыйрләрне очрашуга чакырдылар. Район талантлы кешеләргә бай. Алар арасында шактый гына тәҗрибә туплаганнар, яңарак кына каләм тибрәтә башлаучылары да бар, дип яза җирле басма.
Чирмешәнлеләр язучыларның чыгарган китаплары белән, газета-журналлар аша даими танышып торалар, әмма якыннан аралашу ул инде бөтенләй башка нәрсә.
“Туган як – минем моң чишмәсе” (“Родной край – родник моих мелодий”) дип аталган әдәби – музыкаль кичәгә республикада да яхшы танылган язучы, шагыйрә, бүген Әлмәттә яшәүче Рәмзия Габделхакова да кайткан.
Рәмзия Гайсә кызы –Татарстан Республикасының журналистлар һәм язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Шамил Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты.
Булачак язучы 1959 нчы елның 2 ноябрендә Иске Үтәмеш авылында укытучылар гаиләсендә туа.
Ул мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр яза башлый, аның беренче иҗат җимешләре район газетасында басыла. Казанның кооперация техникумын, аннан Казандәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, озак еллар Лениногорск шәһәренең балалар йортында китапханә мөдире булып эшли. Хәзер гаиләсе белән Әлмәттә яши.
Рәмзия ханымның әсәрләре район газетасында гына түгел, республика матбугатында да еш басылып чыга. 1996 нчы елда “Кар өстендә миләшләр” дип исемләнгән беренче китабы дөнья күрә, әлеге җыентык өчен ул Шамил Бикчурин исемендәге премия белән бүләкләнә. “Көзге яшен”. “Көмеш тун”, “Тау артында кояш бар” дигән китапларын да укучылар яратып укый. Авторның әсәрләре рус, чуваш, төрек телләренә дә тәрҗемә ителгән.
-Миннән еш кына: “Хикәя - повесть сюжетларын кайдан аласыз?”,-дип сорыйлар. Тормыштан, кеше язмышларыннан. Буш урында әсәр тудырып булмый, -ди ул.
Рәмзия Габделхакова тамашачыларны әле генә “табадан төшкән” шигырьләре белән дә таныштырды.
-Яңа шигырьләр дә байтак җыелды. Соңгы вакытта күбрәк хикәяләр язам. Ләкин җыентык туплап-әзерләп чыгару өчен шактый вакыт, чыгымнар да кирәк, -ди язучы. – Форсаттан файдаланып, әлеге кичәне оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Туган якны гел сагынып торам, гел кайтасы килә. Бу очрашуга чакыру кайтырга сәбәп булды. Мин туган җирдә яшәүчеләрдән гомерем буе көнләшеп яшәдем, алар - бәхетле кешеләр.
Иске Кади авылында яшәүче Мингосман Мортазинны чирмешәнлеләр яхшы белә. Ул озак еллар авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Бушка гына аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелми, искекадилыларның үзешчән артистлар коллективы ул елларны байтак үрләр яулый.
Бүген дә Госман абыйдан башка районда бер генә мәдәни чара да узмый диярлек . Госман абый республика чараларында да район данын яклый. Гомумән, актив, тормыш сөючән һәм талантлы кеше. Бүгенге очрашуга элек һәм күптән түгел генә иҗат иткән шигырьләрен алып килгән.
Чирмешәндә туып - үскән Валентина Меркулова озак еллар читтә яшәсә дә, олыгайгач, туган ягыбызга кайта. Ул – тыңгысыз кеше, китаплар укый, чаңгыда йөри, бассейнга бара һәм иҗат итәргә дә вакыт таба. Иҗат юлына кереп китүгә беренче этәргән кеше дип ул укытучысын - Анна Александровна Чупахинаны саный. Валентина Леонтьевна күбрәк лирик шигырьләрне үз итә.
Чирмешәнле Галия Сафиуллина беренче җитди шигырен тормыш иптәшенең 50 яшенә багышлап язган. Хәзер дүрт китабы бар. Аның сүзләренә язылган җырларны Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Алсу Хәбибуллина кебек танылган җырчылар башкара. Алай гына да түгел, ул үзе дә шигырьләренә көй яза, баянда, гармунда уйный.
“Сезне иҗат итәргә нәрсә илһамландыра?” - дигән сорауга Галия Сәлим кызы: “Туган авылыма, туганнарыма, балаларыма, дусларыма булган мәхәббәт”, -диде.
Иске Кади авылында туган, бүген Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Дания Закирова “Күкләрдә языла язмышлар” дигән шигырьләр җыентыгы авторы. Аның иҗатында туган ягына мәхәббәт - төп тема.
-Шундый күңелле очрашуны оештыручыларга зур рәхмәт, -ди Дания. – Бүген мин биредә яңа кешеләр белән таныштым, якташларым турында бик күп яңалык белдем.
Ульяновка авылында туып - үскән шагыйрь һәм композитор Михаил Волков та бүген Түбән Камада яши. Михаил Владимирович чуваш җырлары фестивальләренең, бәйгеләренең даими катнашучысы. Бүгенге очрашуда да ул үзе язган җырлар башкарды.
Кичәдә тагын бер танылган якташыбызны, кызганычка каршы инде арабыздан киткән, Лашман авылында туган, сүз остасы, композитор, шагыйрь Минәхтәм Миңлебаевны искә алдылар. Аңа багышланган видеоролик күрсәттеләр, аның шигырьләрен укыдылар. Ул иҗат иткән “Лашманым”, “Чирмешәнем, Чирмешән”, “Авылым” җырларын райондашларыбыз да яхшы белә. Очрашуда Минәхтәм абыйның тормыш иптәше Әлфирә апа, туганы Әкълимә апа, туганнары, балалары, оныклары да катнашты.
Әлеге очрашу, гомумән, матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды.
-Талантлы кешеләрне читтән эзләргә кирәкми икән, алар безнең арада, -диләр кичәгә килгән чирмешәнлеләр Венера Шәфыйкова һәм Елена Макарова. – Бүген без аларны үзебезнең район мәдәният йорты сәхнәсендә күрә алдык. Аларның җырларын, шигырьләрен тыңладык. Бик күңелле булды. Кичәне оештыручыларга зур рәхмәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз