news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә “Тоннель” операциясе барышында хокук бозучылар ачыкланган

Акция машина йөртүчеләрне тикшерү, беренче чиратта, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны, кешеләр тормышын саклап калуга юнәлдерелгән.

(Чирмешән, 4 декабрь, "Татар-информ","Безнең Чирмешән"). Ноябрьнең соңгы атнасында районда узган “Тоннель” операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүче 35 кешене тикшергәннәр, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары да ачыкланган, дип яза җирле басма.

-Өч кешегә карата административ беркетмә төзелде, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. – Машина йөртүчеләрне тикшерү, беренче чиратта, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны, аварияләрне кисәтүгә, кешеләр тормышын саклап калуга юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100