news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә “Тонировка“ операциясе бара

Машина йөртүче туктатылган урында ук тонировканы алырга тиеш.

(Чирмешщн, 8 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). 1нче июньнән 9ына чаклы игълан ителгән “Тонировка” операциясе кысаларында районнның юл инспекторлары автомобильләрнең алдагы тәрәзәләен караңгылатып йөрүче машина хуҗаларын ачыклый, дип яза район газетасы.

Кагыйдәне бозган өчен 500 сум штраф каралган, өстәвенә, машина йөртүче туктатылган урында ук тонировканы алырга тиеш. Тәрәзәләрне караңгылатып йөрү күз күремен начарайта, юлларда куркыныч хәлләр китереп чыгарырга мөмкин дип аңлата юл инспекторлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot