Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә үткән балыкчылар ярышында җиңүче дистәгә якын алабуга каптырды
Иң зур балыкны да бәйге җиңүчесе Владимир Артемьев эләктерде.
(Чирмешән, 26 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Февраль ае суыклары судагы балыкларны куркытса да, балыкчылар аны сизмәде дә. Зур Чирмешән елгасының май-сыр заводы янындагы өлешендә оештырылган кышкы балык тоту бәйгесенә дистәдән артык һәвәскәр балыкчы килгән иде. Күбесе – чирмешәнлеләр. Ярышта Әккәрәй авылы һәм Түбән Кама шәһәре һәвәскәрләре дә катнашты. Җанатарлар да байтак җыелды, дип яза район газетасы.
Кайберәүләргә бер балык та эләкмәсә дә, иң оста балыкчы – Чирмешәннән Владимир Артемьевның кармагына дистәгә якын алабуга капты. Иң зур балыкны да Владимир Артемьев эләктерде. Ул - бәйгенең җиңүчесе, аңа район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Грамотасы тапшырдылар һәм боз тишкеч (ледобур) белән бүләкләделәр. Түбән Кама кунагы, Чирмешән кияве Руслан Хисмәтуллин - икенче. Ул балыкчылар өчен махсус тартмага ия булды. Өченче урын алган чирмешәнле Александр Емельянов балык тоту җайланмалары җыелмасы белән бүләкләнде.
-Мин балык тоту җайланмаларын бер вакытта да үземнән калдырмыйм, балыкчылар ярышы булганлыгын белгәч, тиз генә җыендым да килдем, - ди Руслан Хисмәтуллин. - Балык тоту, саф һавада булу сәламәтлеккә дә файдалы бит. Без Камага балыкка еш йөрибез.
Чирмешәндә туып-үскән, бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче Шамил Ибраһимов - бәйгене оештыру идеясен бирүче һәм үзе үк хөкемдар да булды.
-Мин Чирмешән елгасы буенда балык тотып үскән малай, бу хобби әле дә ташламады, җые чыккан саен балыкка барам. Ә ярышлар тагын да дәртләндерә, - ди Шамил. - Чирмешәндә дистә еллар элек шундый ярышлар булганын хәтерлим. Миндә бу матур гадәтне яңарту теләге туды һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә бу теләгемне җиткердем. Алар ярыш үткәрүгә фатиха бирделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз