news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә тирән карда йөри торган автомобильне таныклыксыз идарә итүче штраф түләячәк

Районда 25 берәмлек үзйөрешле кар чанасы теркәлгән.

(Чирмешән, 4 февраль,, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). 16 гыйнвардан 28 февральгә чаклы Чирмешән районында “Кар автомобиле” операциясе игълан ителде, дип яза район газетасы.

Әлеге чара, рейдлар барышында тирән карда йөри торган автомобильне теркәү язуларын, аларны йөртүчеләрнең идарә итү тыныклыкларын, машиналарның техник торышын тикшерәчәкләр.

Шушы көннәрдә Гостехнадзорның райондагы белгечләре кагыйдә бозган ике йөртүчегә карата штраф беркетмәләре төзегән. Аларның, берсенең “снегоход”ы техник карау үтмәгән, икенчесенең андый тирән карда йөри торган автомобильне йөртергә бөтенләй таныклыгы булмаган.

Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең райондагы инспекторы Рифат Гатин әйтүенчә, районда 25 берәмлек үзйөрешле кар чанасы теркәлгән. Аларның күпчелеге Чирмешәндә. Мондый төр техника Шешминка, Лагерка, Лашман, Әмир авылларында да бар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot