news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә теркәүчеләр 2020 елда булачак сан алу алдыннан укулар узган

Теркәүчеләр халык санын алмыйлар, ләкин йорттагы фатирлар, торакта яшәүчеләр саны белән кызыксынулары мөмкин.

Чирмешәндә теркәүчеләр 2020 елда булачак сан алу алдыннан укулар узган

(Чирмешән, 3 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).  Бу көннәрдә Чирмешәндә теркәүчеләр (регистраторлар) өчен укулар уздырганнар. Август дәвамында алар үз участокларын тикшереп чыгарга тиеш. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Теркәүчеләр халык санын алмыйлар, ләкин йорттагы фатирлар, торакта яшәүчеләр саны белән кызыксынулары мөмкин. Аларның төп максаты – картография материалларына һәм алдан төзелгән адреслар исемлегенә кирәкле ачыклау кертү, күрсәтелгән адреслар буенча участок планындагы йортларны, төзелешләрне, торак биналарны барлау.

Болардан тыш, теркәүче урамнарның исемнәре һәм йортларның саны күрсәтелгән булу-булмавын тикшерәчәк. Алар булмаган очракта халык саны алучыга кирәкле адресны табуы кыенга туры киләчәк.

Тупланган мәгълүматлар нигезендә, сан алу объектларының саны, халык санын алучыларга йөкләнеш, территорияләрнең санау һәм сан алу участокларына бүленеше һәм сан алу өчен вакытлыча хезмәткәргә ихтыяҗ билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100