news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә тегүчеләр әзерли башлыйлар

Биредә район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфларында белем алучы 274 укучы булып киткән.

Чирмешәндә тегүчеләр әзерли башлыйлар
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 20 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә капиталь ремонт ясалган бинада тегү һәм агач эшкәртү цехлары бар, киләчәктә биредә тегүчелеккә һәм төзелеш эшләре мастерына укытырга ниятлиләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүген филиалда 224 студент белем ала, алар техник – механик, тракторчы – машинист, пешекче – кондитер, утар хуҗасы һөнәрләрен үзләштерә. 

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы ике атна дәвамында кунаклар кабул иткән. Монда, график нигезендә, район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфларында белем алучы 274 укучы булып киткән.

"Профориентация эше кысаларында, әүвәл үзебез һәр мәктәпкә барып, ата-аналар, укучылар белән очрашулар уздырдык", - ди филиал директоры Владимир Островский.

"Аннан соң егетләрне һәм кызларны филиалга “Ачык ишекләр көне”нә чакырдык, алар безнең уку йорты тормышы белән якыннан таныштылар , барысын да үз күзләре белән күрделәр, хәтта махсус тренажерларга да утырып карадылар. Сорауларны күп бирделәр. Укучылар белән ачыктан-ачык сөйләштек. Араларында безгә укырга керергә теләүчеләр булуы сөендерә", - диде ул.

Бүген филиалда 224 студент белем ала, алар техник – механик, тракторчы – машинист, пешекче – кондитер, утар хуҗасы һөнәрләрен үзләштерә. Капиталь ремонт ясалган бинада тегү һәм агач эшкәртү цехлары бар, киләчәктә биредә тегүчелеккә һәм төзелеш эшләре мастерына укытырга ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100