news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә татарча диктант язган 34 кеше “биш"ле алган

Чирмешән лицеенда узган “Татарча диктант” акциясендә 85 кеше катнашкан.

(Чирмешән, 30 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә татарча диктант язган 34 кеше диктантны “бишлегә” язган, 26сы “дүртле” алды, ике кеше имтиханны тапшыра алмады, калганнар - “өчле” алучылар. Бу турыда район басмасы яза.

Чирмешән лицеенда узган “Татарча диктант” акциясендә 85 кеше катнашкан.

Әлеге чара инде өченче ел рәттән уза. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.

Быел диктант өчен Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек сайланган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100