Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә табиблар йөгерү эстафетасына чыкты
Гомуми нәтиҗәләр буенча, җиңүче кубогы - аксубайлыларда.
(Чирмешән, 16 май, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Медицина хезмәткәрләренең Чирмешәндә үткән “Сәламәтлек” спартакиадасына Кама аръягы төбәгенең җиде районыннан 200ләп спортчы килгән, дип яза район газетасы.
Бәйгенең йөгерү эстафетасында, шулай ук волейболда Чирмешән медикларының җиңүенә карамастан, башка төрләрдә кунаклар өлгеррәк, остарак булып чыкты. Яңа Чишмә, Әлки, Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Спас, районнарыннан килгән табиблар, шәфкать туташлары, хастаханәләрнең техник хезмәткәрләре әүвәл “Сабантуй” стадионда узган эстафета йөгерүендә көч сынаштылар. Монда безнең кызлар – җиңүче, ә ир-егетләрдән әлкилеләрне узучы булмады.
Шахматта Нурлат табиблары акыллырак икән. Өстәл теннисында, хатын-кызлар арасында - аксубайлылар, ир-егетләрдән - Спас районы вәкилләре җитез. Аксубайның кызлары да, егетләре дә бадминтонда тулысынча өстенлеккә ия. Ә менә волейболны безнең район командалары: кызлар да, егетләр дә - иң шәп уйнаучылар. Аркан тартуда ир-егетләр арасында Аксубай командасы, хатын-кызлардан алексеевскилылар беренче урынга чыкты. Гомуми нәтиҗәләр буенча, җиңүче кубогы терәлеп торган күршеләребез - аксубайлыларда, икенчедә - Нурлат, өченче урында - Алексеевск районы медицина хезмәткәрләре. Безнең команда – бишенче, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз