news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә төзелгән яңа спорт объекты 101 миллион сумга төшкән

Район үзәгендә республика программасы буенча сафка басачак универсаль спорт залында төзелеш эшләре тәмамланган.

(Чирмешән, 29 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районы үзәгендә республика программасы буенча төзелүче универсаль спорт залында эш тәмамланган, территориясе төзекләндерелгән, дип яза җирле басма. 

24кә 48 метрлы спорт залында спортның төрле төрләре - волейбол, баскетбол, футбол белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Биредә тренажер залы, киенү-чишенү бүлмәләре, душ та ясалган. Бу спорт объектына 101 миллион сум акча тотканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot