news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә төзелгән яңа питомникта зәңгәр чыршы үсентеләре тамыр җибәрә

Апрель азагында биредә 11 килограмм чыршы, 6 килограмм нарат, 4 килограмм карагай орлыклары чәчкәннәр.

Чирмешәндә төзелгән яңа питомникта зәңгәр чыршы үсентеләре тамыр җибәрә
Марат Гомәров

(Чирмешән, 28 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәндә төзелгән 5 гектарлы яңа питомникта зәңгәр чыршы үсентеләре дә тамыр җибәрә башлаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Апрель азагында биредә 11 килограмм чыршы, 6 килограмм нарат, 4 килограмм карагай (лиственница) орлыклары чәчкәннәр. Чирмешән ягыннан барганда юлчылар оешмасыннан соң 2-3 километр узып, юлның сул ягында калучы, урман янәшәсендәге кыр килешкән үзләренә.

- Әйе питомник өчен урын бик яхшы. Үзе җилдән ышык, иртә яздан кояш карап, үсентеләр өсте кардан тиз ачыла торган участок. Өсләрендә кар озак торса, үсентеләр чирли, саргая башлый бит. Орлыкларыбыз яхшы шытты, хәзер рәт араларын чүптән арындырабыз. Эшчеләргә ял итү өчен бурадан кечкенә өй дә өлгерттек, - ди Чирмешән урман хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин.

Монда өч-дүрт яшькә җитеп үскән үсентеләр “иреккә” чыгарыла, урманнарга күчереп утыртылачак. Хезмәтнең күләмен күз алдына китерү өчен языйк – әйтик, чыршы Яңа елга бизәрлек булып өлгерсен өчен аны 10-12 ел үстерергә кирәк. Әлегә исә “яшьләрне” иркәләп кенә торалар: артык кояш төшмәсен өчен, өсләрен такта щитлар белән дә ышыклап куйганнар. Киләчәктә биредә торак пунктларны яшелләндерү өчен зәңгәр чыршылар, пирамидасыман тирәкләр үстермәкчеләр.

Элек урманнар утынга, төзелеш материалларына күп киселгән елларда урман хуҗалыгы районда елына 200-250 гектарда агачлар утырткан. Хәзер әлеге эш елына 30-40 гектарларда гына башкарыла. Шуның өчен яңа питомник үсентеләргә булган ихтыяҗны канәгатьләндерергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100