Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылды
Төзекләндерү эшләре авыл халкы үзе мәхәллә көче белән җыелган сәдака акчалары хисабына башкарылды.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Чирмешән авылында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында төзекләндерүдән соң Үзәк мәчет ачылды. Әлеге чарада ремонт эшләрен алып барган меценатлар, иганәчеләр, мәхәллә халкы, район эшмәкәрләре, кайткан кунаклар катнашты.
2021 елның июль аеннан алып 2022 елның февраленә кадәр Чирмешән Үзәк мәчетенең подвал өлешеннән алып төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләрне авыл халкы үзе мәхәллә көче белән җыелган сәдака акчалары хисабына башкарып чыкты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
150 квадрат метрлы подвалда хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе, балалар өчен Үсеш үзәге, кухня, ашханә, тәһарәтханә булдырылды.
Цоколь катында булдырылган ашханәдә Рамазан аенда ифтарларда һәм аш мәҗлесләрендә 80 хатын-кыз катнаша алачак, ә ир-атлар өчен беренче катта 150 кешелек ашханә эшләнде. Моннан тыш, уку класслары яңартылды, ишегалдына брусчатка җәелде, веранда киңәйтелеп ясалды.
Мөфти хәзрәт төзекләндерү, ремонт эшләренә үзеннән зур өлеш керткән иганәчеләргә һәм төзелеш осталарына – барлыгы 8 кешегә рәхмәт хатларын тапшырды.
Яңартылган Үзәк мәчеттә беренче җомга намазын да халык мөфти хәзрәткә ияреп укыды, диелә хәбәрдә
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз