news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә төрле милләт балалары Җәлил шигырьләрен укыды

Татар балалары рус телендә, башка милләт балалары татар телендә дә укыдылар Җәлил шигырьләрен.

(Чирмешән, 20 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). “Җәлил укулары” исемле Халыкара әдәби бәйгенең муниципаль этабында районның төрле милләт балалары Муса Җәлилнең шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәркәтә урта мәктәбенең 10 класс укучысы Гөлназ Хәкимова “Вәхшәт” шигырен укыганда күпләрнең күзләренә яшь килде, “каз тәннәре” чыкты. Ул поэмадагы геройларның кичерешләрен йөрәге аша уздырып сөйләде.

Иске Кади мәктәбенең татар теле укытучысы Галия Моксинова укучылар чыгышлары арасында тамашачыларны герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән дә таныштырды.

Иске Үтәмеш мәктәбенең 5 класс укучысы Адилә Вәлиәхмәтова “Җырларым” шигыреннән өзекне, ә 6 класс укучысы Венера Локманова “Ышанма” шигырен тыңлаучыларның йөрәгенә барып җитәрлек итеп укыдылар. Бер үк әсәрне һәр башкаручы үзенчәлекле итеп сөйләде.

Татар балалары рус телендә, башка милләт балалары татар телендә дә укыдылар Җәлил шигырьләрен.

Бәйгенең бу этабында җиңүчеләр район мәгариф бүлеге Грамоталарына ия булдылар, барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot