Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә тәҗрибәсезлектән көнбагыш уңышының яртысы кырда калса да, табыш зур булган
Быел “Чирмешәнагро” хуҗалыгы төрле культура игеп, 80 миллион сум керем алган.
(Чирмешән, 24 декабрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Татарстанның Чирмешән районында узган сезонда “Чирмешәнагро” җәмгыятендә 550 гектарда тәүге тапкыр бөртеккә көнбагыш игеп карадылар. Хуҗалык әлеге сары чәчәк төшләрен сатып, 3 миллион 327 мең сум табыш алган. Киләсе елда монда бу культураны 1000 гектарда чәчәргә исәпләре, дип яза “Безнең Чирмешән” газетасы.
“Яшереп тормыйм, белеп бетермәвебез аркасында, әле ярты уңыш кырда калды, гектарыннан 7 центнер гына чыкты, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. - Тәҗрибәбез юк иде, көнбагышны югалтуларсыз җыю өчен махсус ургыч (жатка) кирәк икән. Шуңа да киләсе елга әзерләнеп, Новосибирскидан 550 мең сумга аның да яңасын алып куйдык. Ул бөртек комбайнына тагыла”. Икенче жатка ясатырга да аванс күчерелеп, заявка бирелде, тик заводта бәяне генә 650 мең сумга ук күтәреп куйганнар".
Чирмешәнлеләр үстергән көнбагышны Казанның май сыгу заводы үз техникалары белән килограммын 21 сумнан килеп алган. Чәчәр өчен орлыкны булачак уңыш хисабына әлеге завод алып бирә икән. Илшат Гозәеров май чималы үсемлеген игүне чөгендердән ансатрак дип таба. “Тик уңышны гектарыннан кимендә 15 центнер алырга кирәк. Файдасы булганга, көнбагыш үстерәчәкбез”, - ди җитәкче.
Ә чөгендерне икмәскә булдыгызмы инде, дип кызыксынганга, Илшат Гозәеров: “Юк, аның мәйданнарын гына арттырмыйбыз. Дөрес, быел чөгендер уңышына да бик сөендек. Иртә чәчеп оттык. Ничә ел үстереп, андый уңыш алганыбыз булмады. Гектарыннан тулаем 335 центнер чыкты, гадәттә, уртача 230-235 центнер тирәсе иде. Чөгендернең үзкыйммәте дә чамалы булды, 17 миллион сум табыш алдык. Егетләр тырышты, уңышны кырда калдырмадылар, аны вакытында җыеп, озатып бетердек”, - ди.
“Чирмешәнагро”да 200 гектарда карабодай иккәннәр. Бүген аны килограммын 25 сумнан алучылар бар. Тик бөртекне әлегә сатмыйча торалар: хикмәте бар икән.
“Көтәбез әле. Былтыр әнә яңа ел башында аңа бәя 35 сумга җиткән иде. Карабодайны гел сорап торалар. Менә карагыз, аны тоннасын 20 мең сумнан хәзер алып китәргә әзерләр, ә бодайны килограммын 6 сум 50 тиеннән генә алмакчылар, бу – бәя түгел бит инде”, - дип, Интернеттагы тәкъдимнәрне күрсәтте җитәкче. Югыйсә, карабодайны үстергәндә бодай иккән сыман чыгымнар тотыла, ә бәясе бодайныкыннан өч-дүрт тапкыр кыйммәт икән. Шуңа күрә киләсе елда хуҗалыкта карабодайны 400 гектарда икмәкчеләр. Көздән 1450 гектарда бодай чәчеп калдырганнар. Болай оттырмыйлар, быел уҗым культуралары басуларында комбайн бункерлары тиз тулган.
Гомумән, 2016 елда хуҗалык 80 миллион сум керем алган, рентабельлек - 53,2 процент.
Эше барның - ашы бар, дигәндәй, хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, хезмәткәрләр белән эш хакы буенча ноябрь аена исәп-хисап ясалган. Кыр эшләре, ремонт вакытында механизаторларны бушлай ашатуга 392 мең сум акча тотылган. Ел нәтиҗәләре буенча, эш хакыннан тыш, халыкка 500 мең сум күләмендә премия әзерләгәннәр. Хуҗалыкның “Иң яхшы белгече” дип директор урынбасары Рәсим Әгълүков танылган, Денис Ушков “Иң яхшы машина йөртүче”, Рафик Харисов “Иң яхшы тракторчы” буларак - һәрберсе 50шәр мең сум күләмендә акчалата һәм әйберләтә премияләр алачак.
Бүген белгечләр, механизаторлар авыл хуҗалыгы машиналарын, машина һәм тракторларны ремонтлау белән мәшгуль. Запас частьларга 2 миллион сум акча бүленә. Соңгы көннәрен санаган елда хуҗалык 16 миллион сумлык техника алган, складлар, мастерскойлар ремонтланган. Капиталь ремонтланган “К-700А” тракторы, ике яңа җиңел машина, ике ургыч, Италиядә җитештерелгән 1 миллион сумлык көнбагыш чәчкече – болар киләчәк өчен нигез. Техника төзәтү остаханәсендә механизаторларга ял итү бүлмәсен заманча иттереп ремонтлаганнар. Аңа киткән чыгымнарның 30 процентын дәүләт субсидияләгән. Җылы идәннәр, 16 кешегә киенү-чишенү өчен индивидуаль шкафлар бар монда. Чиста, уңайлы бүлмә. Краннан кайнар суы агып тора. Бүлмә уртасына чыршы да бизәп куйганнар хәтта, дип хуҗалыкның яшәешен сурәтли Чирмешән районы газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз