news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә спартакиадада җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап оештырылган спорт ярышында 9 команда, 160 катнашучы көч сынашты.

Чирмешәндә спартакиадада җиңүчеләрне бүләкләделәр
Марат Гомәров

(Чирмешән, 19 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Узган атна ахырында Чирмешәндә оешмалар арасында узган спартакиада җиңүчеләре ачыкланды. Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап оештырылган спорт ярышында 9 команда, 160 катнашучы көч сынашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район Советы һәм башкарма комитеты, Нурлат аграр техникумы филиалы, коммуналчылар, 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре җыелма командасы, район мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, балалар сәнгать мәктәбе дә мөстәкыйль команда булып чыгыш ясадылар.

Ярышлар “суда чыланудан” башланды - йөзү буенча көчлеләр ачыкланды. Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә – Земфира Җамалтдинова, ир-егетләрдән Эдуард Макаров - икесе дә полициядән - иң оста йөзүчеләр булып чыктылар. Эстафетада да полиция командасы - беренче.

Пневматик мылтыктан, хатын-кызлар арасында, коммуналь челтәрләрдән Гөлчәчәк Малешина төз атты, ир-егетләрдән 1 нче Чирмешән мәктәбе директоры Виктор Плотниковның пулялары мишень уртасына күбрәк тиде.  Хатын-кызлар арасында гер күтәрүдә – Эльмира Шәрифуллина, ир-егетләрдән Илзәр Закиров иң көчлеләр, алар икесе дә 1 нче Чирмешән мәктәбеннән.

Кул көрәштерү бәйгесе дә бик киеренке узды, үз авырлыкларында, хатын-кызлардан Розалия Хафизуллина (район үзәк больницасы), Эльмира Ихтисамова (1 нче Чирмешән мәктәбе), ир-егетләрдән Рамил Хөснуллин (техникум филиалы), Сергей Михайлов (полиция) иң нык беләкле булуларын күрсәттеләр.

Спартакиадада җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100