news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең муниципаль туры җиңүчеләре Болгарга бара

Узган ел белән чагыштырганда, фестивальдә катнашучылар саны тагын да арткан.

Чирмешәндә "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең муниципаль туры җиңүчеләре Болгарга бара

(Чирмешән, 9 февраль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Район мәдәният йортында әлеге фестивальнең район туры җиңүчеләре катнашында узган гала - концертта лауреатларны, дипломантларны бүләкләү тантанасына йөзләгән бала, тамашачылар җыелды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Узган ел белән чагыштырганда, фестивальдә катнашучылар саны тагын да арткан. Бәйгенең авылларда узган беренче сайлап алу турында барлыгы 1600 бала чыгыш ясаган, 542 концерт номеры тәкъдим ителгән. Гала-концертка 50 дән артык номер сайлап алганнар.

Дмитрий Александрович гала-концертны оештыруда яшь “йолдызлар”ның, аларның педагогларының, сәнгать җитәкчеләренең зур ролен да билгеләп үтте һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның “Йолдызлык” фестивале хәрәкәтенә актив ярдәме өчен, фестивальнең миллионынчы катнашучы хөрмәтенә ясалган истәлек Кубогы белән бүләкләнүе турында әйтте.

Яшь артистлар арасында елдан-ел катнашып килүчеләр белән беррәттән, йомгаклау гала-концертында тәүге тапкыр чыгыш ясаучылар да бар иде. Чирмешәннән 4 яшьлек Иделия Гарифуллина - шундыйларның берсе.

Йомгаклау концертында җиңүчеләрне “Аерым җыр башкару”, “Җыр ансамбльләре”, “Хореография” һәм “Конферанс” номинацияләре буенча өч яшь төркемендә - малайлар һәм кызлар арасында аерым-аерым бүләкләделәр. Шуңа да җиңүчеләр бик күп булды, аларның һәммәсенә бүләкләр ташырылды.

Район турында беренче һәм икенче урын алучылар март аенда Болгар шәһәрендә узачак фестивальнең зона этабында район данын яклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100