Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә смотр-фестивальнең гала-концертында иң актив тамашачыларны бүләкләделәр
Әккәрәй авыл мәдәният йорты һәм Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасы смотр-фестивальнең җиңүчеләре дип танылдылар.
(Чирмешән, 3 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә “Туган як җәүһәрләре“ - “Жемчужины родного края“ район смотр-фестиваленың гала-концертында иң актив тамашачыларны да бүләкләделәр, дип яза җирле басма.
“Бердәмлектә безнең көч!” исеме астында узган “Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестивале тәмамланды. Биш айга сузылган әлеге чарада 56 оешмадан (район үзәге оешмалары һәм авыл мәдәният йортлары) 1500дән күбрәк кеше сәхнәгә чыккан, 513 концерт номеры күрсәтелгән, 120се йомгаклау концертына сайлап алынган.
Ике көнгә сузылган гала-концертта быел фестивальның җиңүчеләренә генә түгел, ә иң актив тамашачыларга да бүләкләр тапшырдылар. Чирмешәндә яшәүче Роза Зайцева һәм Венера белән Рамил Гыйрфановлар район мәдәният йортында була торган концертларга еш йөриләр, смотр кысаларында да чыгыш ясаучыларны игътибарсыз калдырмаганнар.
Елдагыча, җиңүчеләрне авыл мәдәният йортлары һәм район үзәге учреждениеләре арасында билгеләделәр.
Әккәрәй авыл мәдәният йорты һәм Чирмешәннең “Ромашка” балалар бакчасы смотр-фестивальнең җиңүчеләре дип танылдылар.
Иске Үтәмеш, Яңа Элмәле һәм Ульяновка авыл мәдәният йортлары һәм авылара үзәк китапханә, кадетлар мәктәп-интернаты, “Ландыш” балалар бакчасы (Чирмешән) коллективлары икенче урынга ия булдылар.
Иске Котыш, Түбән Чегодай, Утыз Имән авыл үзешчәннәре һәм Чирмешәннең “Каенкай” , “Әкият”, “Чишмәкәй” балалар бакчалары өченче дәрәҗә Дипломнар ияләре.
Гала-концертта аерым номинацияләрдә җиңүчеләргә дә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз