news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә шаяннар һәм тапкырлар ярыша

Чирмешәндә шаяннар һәм тапкырлар ярыша

(Чирмешән, 29 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының эшче яшьләр командалары арасында КВН фестиваленең Югары Кәминкәдә узган зона этабында җиңгән тагын алты команда финал уеннарында катнашачак. Бу турыда җирле басма яза.

 Бу кичтә ун команда сәхнәгә чыкты, алтысы – Лашман авыл җирлегенең – “Лашман мишәрләре”, Түбән Кармалканың – “Тракторчы Сбруевның биш килене”, Югары Кәминкәнең – “Татар ТИМ”, Түбән Кәминкә җирлегенең – “Студент”, Кармышның – “Мишәр калориты”, Шешминканың “Шешминка әбиләре һәм Шешминка авыл җирлеге компаниясе” командалары жюриның күбрәк очколарына ия булды. Югары Кәминкә, Туймәт, Ивашкино, Мордва Афонькәсе, Бәркәтә авыл җирлекләреннән дә командалар килгән иде.

КВНчыларның район күләмендә финал уеннары 1 декабрьгә билгеләнгән

news_right_1
news_right_2
news_bot