news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә шахмат уены популярлаша бара

Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе шахмат буенча инде унҗиденче тапкыр турнир оештырды.

(Чирмешән, 19 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Самат Ризванов).  Чирмешәндә шахмат уены популярлаша бара, дип яза җирле басма.

Районыбызда шахмат уены белән кызыксынучы балалар саны елдан-ел арта. “Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе шахмат буенча инде унҗиденче тапкыр турнир оештырды. Монысында, соңгысында 62 шахматчы катнашты, күбесе – мәктәп укучылары. Иганәчебез – якташыбыз Фәгыйль Гатиятов истәлек бүләкләре алып, кубок һәм медальләр ясатып кайткан.

Үткән елны җәен Чистай шәһәренең үзәк мәчетендә өлкәннәр арасында зона шахмат ярышлары бик матур үтте.

Февраль аенда күршеләребездә, Аксубайда булдык. Турнирда биш район командасы көч сынашты. Шахмат бәйгесеннән соң, бәйрәм программасы башланып китте. “Киләсе елга тагын килегез!“ - дип озатып калдылар.

Һиндстанда V гасыр азагында башланып, “чатуранга“ дип аталучы уенны бераздан “шахмат“ дип атый башлыйлар. Шахмат сөючеләрнең бөек остазы Рәшит абый Нәҗметдиновның “Шахмат уены“ дигән дәреслек китабы шахмат дөньясына яңа гына кереп килүчеләр өчен иң кирәкле китаплардан санала. Хәзер ул басмаларны кибетләрдән табуы кыенлашты. Димәк, шахмат уйнаучылар күбәя, яисә андый китапларны янә бастырырга кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100