news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә шәхси эшмәкәрләр төзеткән мәчетне Корбан бәйрәме алдыннан ачарга ниятлиләр

Дин йортының имамы гаиләсенә Чирмешәндә аерым йорт сатып алганнар.

(Чирмешән, 21 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров).  Корбан бәйрәме алдыннан, район үзәге Чирмешәндә шәхси эшмәкәрләр төзеткән мәчет ачылырга тиеш, дип яза җирле басма.

Чирмешәнннең Амур ягында төзелүче яңа мәчеттә төзелеш эшләре төгәлләнгән. Бүген әлеге дин йорты территориясен төзекләндерәләр. Бу мәчет районда егерме дүртенче булачак. Дин йортының имамы да бар, мәчетне төзеткән бертуган Әгъләмовлар аның гаиләсенә Чирмешәндә аерым йорт сатып алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot