news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә сан алучыларны бүләкләделәр

Былтыр районда авыл хуҗалыгын исәпкә алуны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан тугыз якташыбызга бу атнада бүләкләр тапшырылды.

(Чирмешән, 8 февраль,, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән” Марат Гомәров). Чирмешәндә сан алучыларны бүләкләделәр, дип яза районның “Безнең Чирмешән” газетасы.

Былтыр районда авыл хуҗалыгын исәпкә алуны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан тугыз якташыбызга бу атнада бүләкләр тапшырылды. “Дәүләт статистикасы федераль хезмәте” ведомствосының аерым билгесе – “Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен” медаленә сан алу комиссиясе рәисе Марат Әһлиуллин, вәкил Әсхәт Гарифуллин, вәкил урынбасары Елена Пешкова, статистика белгече Гөлназ Гайсина, сан алучылар: Флера Насыйрова (Керкәле), Альбина Камалова (Чирмешән), Рәмзия Заһретдинова (Иске Кади), Фәридә Имаметдинова (Урманасты Үтәмеш), Әлфинур Шәйхатдарова (Бәркәтә) ия булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot