Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә Самара егетләре хушбуй урлап эләккәннәр
Самара өлкәсеннән дүрт егет кибеттән парфюмерия продукциясе урлаган өчен суд эскәмиясенә эләккәннәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чирмешән, 20 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Самара өлкәсеннән дүрт егет Чирмешән кибетеннән парфюмерия продукциясе урлаган өчен суд эскәмиясенә эләккәннәр, дип яза җирле басма.
-Узган елның март аенда 28 яшьлек Михаил Суродин, 23 яшьлек Иван Казак, 18 яшьлек Николай Вагайцев һәм Александр Мусинский, парфюмерия продукциясе урлау нияте белән, Самарадан Чирмешәнгә киләләр, - ди район прокуроры урынбасары Юрий Иванов.
-Сатып алучылар кыяфәтендә алар кибеткә керәләр, аннан соң саклау рамкасы аша каршылыксыз, сиздермичә чыгып китүне максат итеп, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен парфюмерия – туалет сулары төргәк тартмаларының магнит полосаларын куптарып ташлап, 18 флакон урлап чыгалар, матди зыян – 38974 сум.
Шунысын әйтергә кирәк, Суродин моңа кадәр бу кибеттә булып, бер флакон урлаган була, суд утырышы барышында бу факт та исәпкә алынган.
Район суды Михаил Суродинга 2 ел сынау срогы белән 1 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Иван Казакка, Николай Вагайцевка һәм Александр Мусинскийга 160-120-140 сәгать мәҗбүри эшләр җәзасы бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз