news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә салмыш балык тотучыларны тотканнар

Машина хуҗасына да, күрше егетенә дә, судтан соң, ел ярым яки ике ел пассажир булып кына йөрергә туры киләчәк, икесенә дә 30ар мең сум штраф та яный.

(Чирмешән, 15 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова).  Июнь башында кичке якта бер төркем чирмешәнлеләр Әмир авылы буасына балыкка юл алалар, тик аларның юлларына ЮХИДИ инспекторлары каршы төшә, дип яза район газетасы.

-Балыкчылар яхшы гына салмыш, шуңа үзләре рульгә утырмыйлар, ә башка йөртүче табалар. Әле үткән елның җәендә генә машина йөртү таныклыгы алган 18 яшьлек күрше егете бераз сыра эчкән булса да, руль артына утырудан баш тартмый, - ди ЮХИДИның пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкүров.

Бу сәяхәт машина хуҗасына да, сүз тыңлаган күрше малаена да кыйммәткә төшә. Автомобиль штрафстоянкага озатылган, аны кире кайтару өчен эвакуатор хезмәтләрен дә, башка штрафларын да түләргә кирәк булачак. Машина хуҗасына да, күрше егетенә дә, судтан соң, ел ярым яки ике ел пассажир булып кына йөрергә туры киләчәк, икесенә дә 30ар мең сум штраф та яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100