Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә сөтчелек тармагы күрсәткечләре түбән
Район хуҗалыклары арасында, 1 февральга алынган мәгълүматлар буенча, бер сыерга иң күп сөт “Якимова Ю.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгында савыла.
(Чирмешән,7 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән”, Гөлсирә Шәрифуллина). Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, белгечләре һәм кайбер хуҗалыклар җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә Чирмешән районы адресына байтак тәнкыйть сүзләре яңгыраган, дип яза районның “Безнең Чирмешән”газетасы.
-Мактанырга урын да юк, бүген район хуҗалыклары нибары 12 тонна сөт җитештерә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин. - Бер сыердан тәүлеккә уртача 7,2 килограмм сөт савыла дигән сүз. Республика буенча бу иң түбән күрсәткеч. Башка районнарны карасак, бер сыердан иң күп сөт - 24,9 килограмм - Әтнә районында савалар. Саба (19,7 кг), Кукмара (19,3), Мамадыш (18,4) районнары да алдынгылар рәтендә.
Район хуҗалыклары арасында, 1 февральга алынган мәгълүматлар буенча, бер сыерга иң күп сөт “Якимова Ю.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгында савыла. Монда 24 сыер исәпләнә, бер сыерга көнгә уртача 24 килограмм сөт туры килә. “Андреевка”, “Чирмешән АГРО”, “Камалов С.”, “Митяев Л.В.” хуҗалыкларының да күрсәткечләре яхшы. “Әхтәмов Р.Б.” (1,04 кг) һәм “Алга” (300 грамм) хуҗалыклары - исемлекнең иң түбән баскычларында.
-Әйтергә кирәк, “Сөлчә” җәмгыяте сөт җитештерү буенча мактауга лаек, - ди Ильяс Нәгыйм улы. – Монда сөт сатудан ай саен 1 миллион 500 мең сум акча эшлиләр.
Бүген сөтнең иң арзан сатып алу бәясе 23 сум 50 тиен тәшкил итә. Сөт терлекчелеге бердәнбер реаль акчалата керем чыганагы булып тора, шуңа да сөт сату күләмен арттырырга кирәк.
Кызганычка каршы, хуҗалыкларда терлекләрне тукландыру һәм карау технологияләренә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми. Маллары фураж күрмәгән хуҗалыклар бар, кайберләренең бүген үк сенаж һәм силос базлары буш. Бары тик терлекләрнең азык рационы баланслы булганда һәм урыннарда эш дөрес оештырылганда гына күрсәткечләрне яхшыртырга мөмкин, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз