news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә сәламәт булмаган шоферлар руль артына утырмаячак

15 шоферның машина йөртү хокукын туктамакчылар

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Чирмешән районы прокуратурасы 15 шоферның транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукларын туктату турында судка гаризалар белән мөрәҗәгать итте.
Бу кешеләргә әлеге төр эшчәнлек белән шөгыльләнүне медицина күрсәтмәсе нигезендә туктату таләп ителә. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законның үтәлешен тикшерү барышында йөртү таныклыгы булса да, 41 яшьлек ир-атның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмавы ачыкланды”, – ди район прокуратурасы ярдәмчесе Михаил Пронин. - Бу район үзәк хастаханәсенең клиник-медицина экспертизасы нәтиҗәсе белән раслана.

Прокурорның район судына җибәрелгән 15 гаризасыннан 6сы канәгатьләндерелгән, 9сы тикшерү стадиясендә, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot