Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чирмешәндә “Россия көне“ндә паспортлар тапшырдылар
Бәйрәм барышында 14 яше тулган 10 яшь чирмешәнлегә паспортлар да тапшырылды.
(Чирмешән, 14 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә “Россия көне“ндө паспортлар тапшырдылар, дип яза җирле басма.
Әлеге бәйрәм кичендә район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы гөрләп торды. Биредә район оешмаларының, нигездә, мәдәният учреждениеләренең тематик мәйданчыклары эшләде, китап күргәзмәләре, бәйгеләр, спорт уеннары оештырдылар.
Бәйрәм барышында 14 яше тулган 10 яшь чирмешәнлегә паспортлар да тапшырылды.
-Россия гражданины булу –зур дәрәҗә, паспорт алу - истә калырлык зур вакыйга, сез бу көнне олы бәйрәм буларак кабул итсәгез, күңелләрегездә озак сакланыр. Паспортны “Россия көне”ндә бирүләре икеләтә куанычлы, - диде котлау сүзендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова.
“Мин яратам сине, Россия!” исемле бәйрәм концертында район артистлары белән беррәттән Казаннан килгән яшь башкаручылар Фәнил Галиуллин һәм Ольга Давыдова да чыгыш ясадылар.
Бәйрәм дискотека белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз