Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешәндә “Ромашка“ бакчасы кабат ачылды
Капиталь ремонттан соң эче дә, тышы да яңа төс алган “Ромашка“ балалар бакчасы 1 марттан ишекләрен кабат ачты.
(Чирмешән, 7 март, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндә 1 марттан “Ромашка“ бакчасы кабат ачылды, дип яза район басмасы.
-Бер елга сузылган ремонттан соң бакчабыз танымаслык булып үзгәрде, эш шартлары да яхшырды, - ди бакча мөдире Фәридә Низаметдинова. -Аеруча пешекчеләр шат, аларга аерым цехлар булдырылды. Мондый бүләк өчен без бик рәхмәтле.
Бакча алты төркемгә, 120 балага исәпләнгән. Бүген бирегә 134 бала йөри. Иң зур төркем – әзерлек төркеме, монда 31 сабый тәрбияләнә. Май ахырында 21 бала бакча белән хушлашачак – 1 класска укырга китәчәк. Бүген бакчага урнашу өчен чират көтүчеләр юк.
Балалар белән 15 тәрбияче шөгыльләнә, аларга 9 кече тәрбияче булыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз